Меню

Бала белэн кубэлэк поделка своими руками

Бала белән Күбәләк

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

(«Бала белән Күбәләк». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Кулъязмада язылу датасы «1909, үктәбер 29» дип куелган. Шигырь К.Д.Ушинскийның «Родное слово» (Год второй, 1908) уку китабында басылган Л.Н.Модзалевскийның (1837-1896) «Мотылек» шигыреннән файдаланып язылган. Тукай, андагы төп фикерне сакласа да, күбәләк образын үзенчәлекле итеп, «Мотылек»та булмаган рәвештә сорау-җавап формасында ача.

Расскажи, мотылек,
Чем живешь ты, дружок?
Как тебе не устать
День-деньской все порхать?

Я живу средь лугов,
В блеске летнего дня,
Ароматы цветов —
Вот вся пища моя.
Но короток мой век —
Он не долее дня:
Будь же добр, человек,
И не трогай меня!
(1864)

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

Комментарий язарга Отменить ответ

Тукайга багышланган картиналар

Источник

Презентация к стихотворению Г.Тукая «Бала белэн кубэлэк»

Презентация подготовлена для учащихся начальных классов.Работа сопровождает стихотворение Г.Тукая «Бала белэн кубэлэк»

Содержимое разработки

Минзәлә муниципаль районы

“ Тауасты гомуми белем бирү мәктәбе”

Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” шигыре

Төзүче. 3 нче сыйныф укучысы Валеева Айгөл Наил кызы

Җитәкче. Гыймадиева Рузилә Рәүфәт кызы

Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр куп очып Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?

Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!

Источник

Урок «Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” (1 класс)

Республика Татарстан Алькеевский муниципальный район муниципальное бюджетное образовательное учреждение “Кошкинская средняя общеобразовательная школа”

Читайте также:  Пластилин картины для дошкольников

учитель татарского языка и литературы

Горшунова Ильсия Нурисламовна

Төркем: рус төркеме.

Тема: Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”.

Максат. 1. Белем бирү: Г. Тукайның биографиясе, иҗаты белән таныштыру; лексик запасны баету. 2. Белем үстерү: Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; 3. Тәрбия бирү: “Бала” мультимедиалы интерактив китапханәсе ярдәмендә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә һәм Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа-проектор , ноутбук, http://balarf.ru/о-бала cайты, “Г. Тукай” исемле презентация, китаплардан күргәзмә, төрле күбәләк рәсемнәре, яңа сүзләр язылган плакат, сюжетлы рәсем.

I Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

Укытучы: Хәерле иртә, балалар!

Укучылар: Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле үтсен безнең дәресебез.

Укытучы: Хәлләрегез ничек?

— Ә , сезнең хәлләрегез ничек?

Укытучы: Кәефләрегез ничек ?

Укучылар: Кояшлы иртә кебек!

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен,

Иң кирәкле затлы тел!

Укытучы: Син кем?

Укучы (һәр берсе): Мин Виктория. Минем туган телем рус теле. Мин русча сөйләшәм. (Телләр турында әңгәмә)

II. Яңа теманы аңлату

Укытучы өчен максат: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру.

Укучылар өчен максат: Г. Тукай турында мәгълүмат туплау, сүз запасын баету.

Туган тел” мультфильмын карау. (( http://balarf.ru/о-бала cайты

2. Габдулла Тукай турында мәгълүмат бирү.

Бу шигырьнең авторы кем?

Габдулла Тукай турында сез нәрсәләр беләсез? (Укучылар Г. Тукай турында белгәннәрен сөйлиләр)

(“Габдулла Тукай” исемле презентацияне күрсәтеп, Г. Тукай турында сөйләү)

Габдулла Тукай

Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Ул татар халык шагыйре. Г. Тукай шигырьләр, әкиятләр язган.

26 нчы апрель – шагыйрьнең туган көне.

Татарстанда Г. Тукай һәйкәлләре бар.

Габдулла Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр һәм шигырьләр язган.

Хәзер аның иҗатына багышланган күргәзмәгә игътибар итик.

(Күргәзмәдәге китапларга күрсәтеп, әсәр исемнәрен әйтү).

Бүген дәрестә без Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре белән танышырбыз, мультфильм да карарбыз.

3. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Читайте также:  Лайфхаки поделки для кукол барби

армыйсың – не устаешь

кырларда – на полях

болында – на лугу

гомерем – жизнь моя

бик кыска – оченҗ короткая

рәнҗетмә – не обижай

1 ) . Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2 ) . Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

— яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

— сүзтезмә әйтү: күбәләк матур, гомере кыска һ.б.;

4. Физкультминутка үткәрү.

Күбәләкләр очалар (балалар куллары белән очу хәрәкәте ясыйлар),

Матур чәчәккә кунала (чүгәлиләр),

Бераз ял итәләр.

Һәм тагын очып китәләр.

5. Рәсем буенча эш.

Г. Тукайның шигырен тыңлаганчы менә бу рәсемгә игътибар итик әле.

Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Бу малайның кулында нәрсә? (сачок)

Ул нишли? (күбәләкләр тота).

Болай эшләргә ярыймы?

Аларның нәрсә сөйләшкәнен карыйк әле: нәрсә сөйләшәләр икән алар?

6. Мультфильм карау.

(http://balarf.ru/о-бала cайтынан алынган мультфильмны карау)

Сезгә мультфильм ошадымы?

Ә сез беләсезме нинди күбәләкләр була?

Менә бу рәсемдә без күбәләкләрнең күп төрле булуын күрәбез. (күбәләк рәсемнәре күрсәтелә). Алар бик матур. Алар табигатьнең бизәге. Алар арасында Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар. Шуңа күрә безгә күбәләкләрен тотарга, үтерергә ярамый!

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү Укучылар өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү .

Бала белән күбәләк” шигырен уку.

Инде шигырьне үзебез укыйк.

а) укытучы укып күрсәтә;

ә) укучылар кычкырып укыйлар.

Диалогик сөйләмне үстерү. Шигырьне рольләргә бүлеп уку.

Ә хәзер шигырьне рольләргә бүлеп укыйк.

Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.

Как ты скажешь о том , что:

он написал стихотворения;

мультфильм “Ребенок и бабочка” мне понравился.

Бүгенге дәрестә кем иҗатын өйрәндек?

Габдулла Тукай кем?

Г. Тукай нәрсәләр язган?

Нинди шигыре белән таныштык?

Балалар, http://balarf.ru/о-бала cайтында тагын бик күп төрле мультфильмнар карый аласыз. Мультфильмнарны рус һәм татар телендә карый аласыз. Бу сайт сезгә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнергә ярдәм итәр. Сез татарча сөйләшергә бик тиз өйрәнерсез.

Икенче дәрескә “Бала белән күбәләк” шигырен ятлап килерсез.

Сау булыгыз, балалар! Исән-имин булыгыз!

Сыйныф: 1
Төркем: рус төркеме.
Максат.

  1. Белем бирү: Г. Тукайның биографиясе, иҗаты белән таныштыру; лексик запасны баету.
  2. Белем үстерү: Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
  3. Тәрбия бирү: “Бала” мультимедиалы интерактив китапханәсе ярдәмендә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә һәм Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Читайте также:  Номинации для награждения детских новогодних поделок

Җиһазлау: мультимедиа-проектор, ноутбук, “Г. Тукай” исемле презентация, китаплардан күргәзмә, төрле күбәләк рәсемнәре, яңа сүзләр язылган плакат, сюжетлы рәсем.

«Этапның эчтәлеге

«I Оештыру моменты:

«Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен,
Иң кирәкле затлы тел!
Укытучы: Син кем?
Укучы (һәр берсе): Мин Виктория. Минем туган телем рус теле. Мин русча сөйләшәм. (Телләр турында әңгәмә)

«II. Яңа теманы аңлату
Укытучы өчен максат: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру.
Укучылар өчен максат: Г. Тукай турында мәгълүмат туплау, сүз запасын баету.

«2. Габдулла Тукай турында мәгълүмат бирү.

«Габдулла Тукай

«Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Ул татар халык шагыйре. Г. Тукай шигырьләр, әкиятләр язган.
Татарстанда Г. Тукай һәйкәлләре бар.

«(Күргәзмәдәге китапларга күрсәтеп, әсәр исемнәрен әйтү).

«3. Яңа сүзләр белән таныштыру.
Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:
шагырь – поэт
шигырь – стихотворение
бөек – великий
күбәләк – бабочка
армыйсың – не устаешь
кырларда – на полях
болында – на лугу
бергәләп – вместе
гомерем – жизнь моя
бик кыска – оченҗ короткая
рәнҗетмә – не обижай
тимә – не тронь

«4. Физкультминутка үткәрү.
Күбәләкләр очалар (балалар куллары белән очу хәрәкәте ясыйлар),
Матур чәчәккә кунала (чүгәлиләр),
Бераз ял итәләр.
Һәм тагын очып китәләр.
5. Рәсем буенча эш.
Г. Тукайның шигырен тыңлаганчы менә бу рәсемгә игътибар итик әле.
Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

«6. Мультфильм карау.
( cайтынан алынган мультфильмны карау)

«Менә бу рәсемдә без күбәләкләрнең күп төрле булуын күрәбез. (күбәләк рәсемнәре күрсәтелә). Алар бик матур. Алар табигатьнең бизәге. Алар арасында Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар. Шуңа күрә безгә күбәләкләрен тотарга, үтерергә ярамый!

«III. Ныгыту

«а) укытучы укып күрсәтә;
ә) укучылар кычкырып укыйлар.

«Как ты скажешь о том , что:

  • «Г. Тукай поэт;
  • «он написал стихотворения;
  • «мультфильм “Ребенок и бабочка” мне понравился.

«IV. Йомгаклау.

Источник

Adblock
detector